Яңа ел табынына үрдәк
Белеп торыгыз

Яңа ел табынына үрдәк

Әфлисун согында пешерелгән үрдәк.

Кирәк булачак: бер үрдәк, ике әфлисун, бер чәй калагы бал, ике чәй калагы соевый соус, өч тырнаксарымсак, 1,5-2 чәй калагы тоз, бер чәй калагы борыч.

Тоз белән борычны кушып, үрдәкне ышкыйбыз. Соус ясыйбыз: сарымсакны вак угычтан уабыз, соевый соус, бал, бер әфлисун согы сыгабыз. Эчен, тышын яхшылап соус белән сылыйбыз.

Бер тәүлектән соң эченә яшел алма, караҗимеш тутырып, пакетка салабыз.
Духовкага 180 градуска бер сәгатькә куябыз. Аннары пакетын ачып, яңадан 15-20 минутка духовкага тыгабыз. Соңыннан пакетын алып, булган соусын агызып, яңадан 20 минут пешереп алабыз.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев