Эксперт sim-картаны алыштырырга кирәк булган очраклар хакында сөйләде
Белеп торыгыз

Эксперт sim-картаны алыштырырга кирәк булган очраклар хакында сөйләде

Sim-картаны алыштырган вакытта телефон номерын яки тарифны үзгәртү мәҗбүри түгел.

Әгәр кәрәзле элемтәнең сыйфаты начарайса яки смартфонда контактлар лимиты бетсә, sim-картаны алыштырырга кирәк. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы «Цифрлы платформалар» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Арсений Щельцинга сылтама белән хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, 4G буындагы элемтә урнаштырып булмаган очракта да sim-картаны алыштыру зарур.

Арсений Шельцин билгеләп үткәнчә, гадәттә, кулланучылар элемтә начарайса смартфоннарын алыштыра, әмма бу очракта sim-картаны алыштыру да җитә. Шул ук вакытта, телефон номерын яки тарифны үзгәртергә кирәкми.

Эксперт елына бер-ике тапкыр sim-картаны яңартырга һәм яңа смартфон сатып алган вакытта аны алыштырудан баш тартмаска чакырды. 

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев