Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Diamond Princess лайнерыннан хастаханәгә китерелгән барлык пациентларның да хәле яхшы

Медицина күзәтүе үткәрү өчен китерелгән барлык пациентлар өчен дә Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә уңайлы шартлар тудырылган.

Diamond Princess лайнерыннан Татарстанның Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелгән барлык пациентларның да хәле яхшы. Профессор А.Ф.Агафонов исемендәге Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы Марат Гатауллин шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

«Безнең хастаханәгә китерелгән сигез кешенең сәламәтлеге хакында әйткәндә, барысының да температуралары нормада. Аларга көн саен лаборатор контроль үткәрелә. Барлык пациентларның да хәле яхшы. Алар өчен хастаханәдә барлык уңайлы шартлар да тудырылган», - дип белдерде Гатауллин.

Аның сүзләренчә, пациентлар белән эшләүче барлык медицина хезмәткәрләренең дә сәламәтлеге контрольдә. Табибларның кирәкле барлык шәхси саклану чаралары да бар, аларның бөтенесе дә медицина күзәтүе астында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев