Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә сирена кабызачаклар

4 октябрьдә республикада, шул исәптән Чирмешәндә дә, гражданнарны кисәтү системаларын тикшерергә җыеналар.

Сирена җайланмаларын 10  сәгать 40 минутта кабызачаклар.
Сигнал радио-телевидениедә, транспортлардагы динамикларда, стационар тавыш көчәйткечләр аша (әйтик, мәчетләрдәге рупорлардан да) яңгыраячак.
Белгечләр, сирена ишетелгәч, паникага бирелмәскә өнди: сирена системасын тикшерү – ел саен үткәрелә торган хәл.
Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкка тыныч булырга һәм хәбәрләрне игътибар белән тыңларга киңәш итә. Куркыныч янау дәрәҗәсен өйрәнү, гражданнар оборонасы сигналларын белү һәм гадәттән тыш хәл вакытында дөрес гамәлләр сезнең һәм якыннарыгызның гомерен саклап калырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев