Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән котельныйлары яңа сезонга әзер

«Чирмешән районы коммуналь челтәрләре» җәмгыяте хезмәт күрсәтүче котельныйлар газ җибәрергә әзер.

Әлеге оешма хезмәткәрләре бу объектларда җәй дәвамында байтак эш башкарганнар.

-Җәй көннәрендә барлык  котельныйларга да чираттагы ремонт ясалды. 2 нче санлы Чирмешән мәктәбендә яңа казан урнаштырдык, - ди предприятие директоры урынбасары Михаил Арютин. 

Михаил Иванович әйтүенчә, өч көн дәвамында уртача тәүлеклек һава температурасы +8 градустан күтәрелмәгән очракта, барлык котельныйлар эшләтеп җибәреләчәк.

Сүз уңаеннан, хәзер үзәк котельный район үзәгендәге  1 нче Чирмешән мәктәбе һәм кадетлар мәктәп-интернатын гына җылытачак. Аграр техникум, Кәрвансарай һәм коммуналь челтәрләр базасы быел өстәге котельныйдан җылы алачак.

 “Чишмәкәй”, “Каенкай” балалар бакчаларын, туган як тарихы музее, район газетасы редакциясе һәм лицей биналарын җылытачак модульле котельныйлар төзелеп беткән. Бу объектларның документлары тикшерүгә, килештерүгә җибәрелгән. Документлар тәртикә китерелеп бетсә, бу оешмалар алдагы ягу сезонында үз котельныйларыннан җылы алачак. Җәмәгать суды һәм район эчке эшләр бүлегендәге эчке котельныйлар да монтажланган. Күпфункцияле үзәк һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе котельные да быел файдалануга тапшырылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев