Баллы ризыкларның сәламәтлеккә зыянлы икәнен хәзер ишетмәгән кеше юктыр инде. Шулай да кайчак аларны ашыйсы килә бит! Диетологлар киңәшенә колак салыйк әле, нинди баллы ризыклар аеруча зыянлы, ә кайсысын ара-тирә булса да тәмләргә ярый икән?
Белгечләр фикеренчә, ризыкның составы катлаулы булган саен, ул зыянлырак.
Фритюрда кыздырылган ризыклар, чәк-чәк, кош теле, пончиклар сәламәтлеккә зыян сала икән.
Зарарлылык буенча икенче урында – чүпрәдән пешерелгән камыр ризыклары. Алардан соң исемлектә – кремлы тортлар. Ә менә иң зыянсыз дип мармелад, как һәм зефир аталган.
Аларны сатып алганда, әлбәттә, составларын карарга онытмагыз!
Нет комментариев