Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән балаларын снюстан бергәләп саклыйк

Мәктәп укучыларын, яшьләрне бозык юлга тартып акча эшләүнең тагын бер әмәлен тапканнар. Кайбер адәм актыклары хәзер инде аларны снюс дип аталучы никотинлы матдә белән агуламакчы.

Иң хәтәре, каяндыр телевизордан гына ишетелгән, күргән начар күренеш безнең районга да үтеп керде. Район үзәгендәге бер мәктәптә шуны кулланудан агуланып хәле начарайган бер яшүсмергә больницада ук ярдәм итәргә туры килүе хакында язган идек инде.

-Бик куркыныч хәл, безнең балалар ярдәмендә кемдер акча эшләмәкче. Зинһар, ул-кызларыбызны күз уңыннан ычкындырмыйк, - дип борчылуын белдерде район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Флера Рәхимҗанова. Чирмешән кадетлар  мәктәп-интернатында узган ата-аналар җыелышында.

Район прокуратурасы, полиция хезмәткәрләре, табиблар, педагоглар чаң суга - снюска бергәләп каршы торырга кирәк. Алар районның барлык мәктәпләрендә әти-әниләргә  шул хакта сөйләде: балаларны начар гадәтләрдән аралыйк, моңа юл куймыйк, диделәр

-Минем балам андый түгел, диючеләр белән һич килешмим,  Кайвакыт эш судка ук килеп җиткәч, андый ата-аналар аптырашта: “Ничек инде? Берни дә сизмәдек бит!”, янәсе. Балаларыгыз кайда йөри, интернетта нинди сайтларда утыралар, барын да белеп торыгыз, - диде район прокуроры урынбасары Айназ Газизов.

Снюс дигән никотинлы агуны интернетта ачыктан-ачык пропагандалаучылар бар икән. Аның ниндидер конфетлар рәвешендә кибетләрдә сатылуы, шуңа юл куелуы сәер. Югыйсә, табиблар әйтүенчә,  снюс кеше сәламәтлеге, бигрәк тә яшүсмерләр өчен бик куркыныч. Аннан хәтта үлүчеләр бар. Снюста никотин тәмәкедән әллә ничә мәртәбә артык. Алдау өчен, пакеттагы ул матдәне әллә ничекләр тәмлертәләр, конфет, хәтта теш чистарткыч рәвешендә дә ясыйлар икән. Күбрәк кулланган саен, аңа күнегү арта. Снюс наркотик дип саналмый, әмма аңа ияләшүе бик тиз - ташлавы бик кыен. Аны кулланучының авыз тирәләре бозыла. Ул ашказаны асты бизендә, ашказанында, эчәкләрдә, хатын-кызларның сөт бизендә яман шеш китереп чыгарырга мөмкин. Йөрәк, атеросклероз, инсульт авыруларына сәбәп була ала. Снюс ир-атларда җенси көчсезлек тудыра, баласызлыкка китерергә мөмкин. Яшүсмерләрдә буй үсеше туктый, хәтер начарая.  “Пыяла күзләр”, агрессивлык – балада снюс куллануның беренчел билгеләре булырга мөмкин.

-Хөрмәте ата-аналарыбыз, монда сезнең ярдәм кирәк. Мәктәпкә, укытучыларга гына ышанып тору дөрес түгел, балаларыгызның тәртибен, халәтләрен, үз-үзләрен тотышларын гел контрольдә тотыгыз. Кайда да булса снюс сатулары хакында ишетәсез яки күрәсез икән, безгә – полициягә хәбәр итүегезне сорыйбыз, - ди район полиция бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Чулпан Мөбарәкшина.

 

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев