Чирмешән районында болытлы һава торышы саклана, кар явачак
Белеп торыгыз

Чирмешән районында болытлы һава торышы саклана, кар явачак

Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -4, -9, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк.

Иртәгә, 4 гыйнварда, Татарстанда болытлы һава торышы саклана, кар явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада бераз кар, шулай ук җепшек кар явуы көтелә. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.

Юлларда бозлавык хасил булачак. Моннан тыш, «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, синоптиклар бозлавык һәм томан турында кисәтә.

Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -4, -9, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк.

Мәгълүмат

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев