Чирмешән районындагы сайлау участокларында бүген дә, 12 сентябрьдә, сайлаучылар бик актив, иртәдән үк бюллетеньнәр алалар.
-Кичә, 11 сентябрьдә, 5166 сайлаучы тавыш бирде, - ди район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. -Районда барлык сайлаучылар, исемлеккә кертелгәннәр, 14515 кеше.
Санитар вәзгыятьне исәпкә алып, участокларга килүчеләрнең тән температурасын үлчиләр, кирәксенүчеләргә битлек, авторучка бирәләр.
Туймәт, Ивашкино, Бәркәтә, Яңа Кади, Мордва Афонькәсе сайлау участокларында сайлаучыларның 50-44 проценты 11 сентябрьдә үк тавыш биргән.
Нет комментариев