Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бу атнага һава торышы — җылытачак

Татарстанда артык эссе дә, суык та булмаган, явым-төшемле һава урнашты.

Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, температура күпьеллык уртача күрсәткечләр аралыгында тирбәлә. Чәршәмбегә кадәр республикада урыны белән яшенле яңгырлар көтелә, шул ук вакытта һава температурасы әкренләп күтәрелә. 22 июньдә көндез +21…+26 градус булса, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә  +28 градуска кадәр эсселек фаразлана.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, ял көннәрендә – 25–26 июньдә – республика антициклон йогынтысында калып, явым-төшем тукталачак. Төньяктан искән җил салкынчарак һава алып килә: шимбә көнне җылылык +19…+24 градустан артмаячак. Якшәмбедә исә термометрның терекөмеш баганасы +21…+26 градусны күрсәтәчәк.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев