Бу атна 26 градуска кадәр җылы һава торышы, көчле җил һәм яңгыр белән башланачак. Бу хакта ТР гидрометеорология үзәге сайтында хәбәр ителә.
25 сентябрь, республикада болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем юк, көндез урыны белән яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с тизлектә, көндез 15 м/с га кадәр көчле җил исәчәк.
Төнлә температура 6-11 градуска, көндез 21-26 градуска кадәр җитәр дип көтелә.
26 сентябрьдә төнлә кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез явым-төшемнәр көтелми. Төньяк-көнбатыш җиле 5-10 м/с, урыны белән 12 м/с га кадәр булачак. Төнге температура 8-13 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава 17-22 градуска кадәр җылыначак.
27 сентябрь, чәршәмбе көнне, явым-төшем юк. Төньяк-көнбатыш җиле 5-10 м/с, көндез 12 м/с га кадәр көчле. Төнлә 1-6 градуска кадәр суытачак, көнбатышта — 9 градуска кадәр. Көн дәвамында һава торышы 17-22 градуска җитәр дип көтелә.
Нет комментариев