Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

«Безгә әллә кемнәрдән калган кыз кирәкми дип, һаман җәберләп торалар» [гыйбрәтле язмыш]

Ай-һай… Нинди заманда да егетләргә сулган чәчәк кирәкмидер ул. Бу хакта туташлар үзләре нинди фикердә?

– Күлмәгеңне яңадан, намусыңны яшьтән сакла» дигән урыс мәкален тәрҗемә итеп кабатларга ярата иде әбием. Кыска итәк, буялган ирен, биек үкчәле туфли кигәнемне күрсә, үпкәләп, минем белән көннәр буе сөйләшми йөрергә дә мөмкин иде ул. «И әби, бөтенесе дә шулай йөри. Хәзер заманасы шул инде аның», – дип, үземчә юатсам да, файдасы юк иде. «Кыз кеше матур чәчәк кебек. Аны һәр кеше өзеп алырга ашкына. Ләкин өзелгән чәчәкнең матурлыгы бетә, ул саргая, шиңә башлый. Менә шулай кызлар белән саксыз кыланган егетләр дә кызларны тормышыннан корыган чәчәк кебек йолкып алып, чүп чиләгенә ташлый. Ә сез, кызлар, кадерегезне аңламыйсыз, үзегез белән уйнарга рөхсәт итәсез», – дип пыр тузына иде.

Ни дисәм дә, аның бу сүзләре колакка кереп калган, ахрысы. Иптәш кызларым бер-бер артлы «тыелган җимеш»не авыз итә башладылар. Ә мин һаман «ак карга» булып кала бирдем. Юк, мин аларны гаепләмим. Һәр кеше үз тормыш юлын үзе сайлый. Кемдер яшьлектә бар нәрсәне татып караса да, ахыры хәерле бетә, бәхетле тормышта яши. Икенчеләре кияүгә намусын саклап чыкса да, ире тарафыннан кыерсытылып яши. Анысы Ходай биргән бәхеттән тора инде. Ләкин әти-әни тәрбиясеннән чыгып шуны әйтә алам: тормышта эшләнгән бер ялгыш та эзсез калмый. Фани дөньяда булмаса да, теге дөньяда Аллаһы Тәгалә алдында җавап тотасыбыз бар бит. Дөрес, бәхетле яшәүчеләр дә бар анысы. Ләкин аларны бармак белән генә санарлык. Ә күпме кызның тормышы бер ялгышу аркасында челпәрәмә килде. Бер хатадан соң күпме тумаган бала, кавышмаган ярлар, яралы йөрәкләр кала.

Иптәш кызым Ләйсән дә «ак карга»лар сафыннан китәргә ашкынды. Дөрес, ул, күп кызлар кебек, 15-16 яшендә үк кызлыгын югалтмады. Беренче тапкыр егет белән 21 яшендә йөреп китте. «Карт кыз буласым килми минем. Иптәш кызларымның да бармак төртеп көлүләреннән туйдым. Без бер-беребезне яратабыз, мәңге бергә булачакбыз. Минем дә, аның да яше җиткән, бәлки, өйләнешербез дә», – дип хыялланды ул.Ләкин ике-өч ай да үтмәде, дустым ярык тагарак янында калды. Егете аны ташлап киткән. Ярты елдан аның бүтән кызга өйләнүе турында хәбәр килде. Ләкин кеше бер абынган тырмага еш басарга ярата шул. Егет артыннан егет китте. «Аларга барысына да бер әйбер генә кирәк. Син дә егетеңне озак ялындырсаң, коры калырсың», – дип колак итемне ашады ул.

Хәзер Ләйсәнгә – 28 яшь. Егетләр игътибарыннан мәхрүм булмаган иптәшемнең кияүгә чыгу, бала табу теләге уяна башлады. Ләкин ни эшләмәк кирәк, бер егет тә аңа җитди карамый. Хатынлыкка алу турында сүз дә юк. Бер урыс егете белән елдан артык яшәп карады. Анда да егетнең әти-әнисе яратмады. Безгә әллә кемнәрдән калган кыз кирәкми, дип, һаман җәберләп торалар. Шәһәр зур булса да, гайбәт сүз яшен тизлегедәй тарала бит ул. Матурлыгы, йөз-кыяфәте бар. Яшьлегендә ялгышлык эшләмәсә, менә дигән килен буласы кеше. Хәзер исә исерек, урыс ире итәгенә ябышып ята. Кайчандыр мине дә үз сафларына кыстаган дустым: «Минем ялгышлыкларымны кабатлама. Мәхәббәт дип башыңны югалтма дип», – үкенү, әрнү катыш сүзләрне еш кабатлый.

Әбием күптән гүр иясе булса да, аңа гомерем буе шушы тәрбиясе өчен рәхмәтле булып яшәячәкмен. Эх, башка кызларның да минем кебек әбиләре булса иде!.. — дип яза Айсылу.

Ә сез нинди фикердә, гүзәл затлар?

Резидә Вәлитова

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru

фото: tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев