Аттестатларда физкультура, җыр һәм рәсем буенча билге урынына зачет куелачак
Белеп торыгыз

Аттестатларда физкультура, җыр һәм рәсем буенча билге урынына зачет куелачак

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы 2026 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.

Россиядә мәктәп аттестатларында физкультура, җыр һәм рәсем буенча билгеләрне зачет алыштырачак. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.

«Рәсем, җыр һәм физкультура буенча зачет та куярга мөмкин», - диелгән документта.

Тагын бер яңалык, Россия мәктәпләре аттестатлары QR-код белән маркировкаланачак. Бу ялган аттестат һәм аңа кушымта ясаудан сакларга ярдәм итәчәк.

Бу боерык бүгеннән гамәлгә куелды һәм 2026 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.

Мәгълүмат

Архив фотосы.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев