Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
ТР Гидрометеоүзәге фаразлавынча, иртән һәм көндез явым-төшемнәр, урыны белән яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Кайбер районнарда томан фаразлана.
Җил юнәлешен көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк, аның тизлеге секундына 6-11 метр, яшенле яңгыр вакытында 15-20 метрга кадәр көчәячәк.
Һава температурасы +16...+21 градус, ә республиканың көнчыгыш районнарында урыны белән +24 градуска кадәр җылы булачак.
Нет комментариев