29 сентябрьгә һава торышы
Белеп торыгыз

29 сентябрьгә һава торышы

Бүген Татарстанда антициклон йогынтысында салкынча һәм коры һава торышы сакланачак.

Аязучан болытлы һава булачак. Сизелерлек явым-төшем көтелми.

Җил төньяк-көнчыгыштан, секундына 6-11 метр тизлектә фаразлана. Көндезге сәгатьләрдә урыны белән (ләкин Казанда түгел) ул секундына 14 метрга кадәр көчәячәк.

Салкын һәм кыраулы төннән соң, көндез төбәк буенча һава 5-10 градуска кадәр генә җылыначак. ТР башкаласында тәүлекнең якты вакытында термометр баганалары +7.. +9 ка кадәр күтәреләчәк.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев