Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

2020 елда булачак үзгәрешләр

2020 елны россиялеләр тормышында үзгәрешләр булачак. 1 гыйнвардан ук кайбер законнар гамәлгә керәчәк.

Электрон хезмәт кенәгәләре булачак

Эш бирүчеләр Пенсия фондына хезмәт эшчәнлеге һәм һәр хезмәткәрнең стажы турында мәгълүматны онлайн-режимда тапшыра башлаячаклар.

Яшелчәгә бәя күтәреләчәк

Киләсе елда инфляция 4 проценттан артмаячак, дип фаразлыйлар Россия Үзәк банкында. 2020 елда ачык туфракта үскән яшелчәгә, мәсәлән, бәрәңге, чөгендер, кишер, суганга бәя артачак.

Автомобильләр кыйммәтләнә

Моңа утильләрне җыю ставкасы күтәрелү сәбәп булды. Карарны премьер-министр Дмитрий Медведев имзалады. Җиңел автомобильләргә бәяләр шактый артачак һәм уртача 110,7 процент тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта, кыйммәтләнү аерым автомобильләргә кагылачак.

БДИда да яңалыклар көтелә

Физикадан БДИда тулы җавап бирү таләп ителгән биремнәр саны арттырыла, моңарчы ул 5 иде, хәзер 6 булачак. Астрофизика өлкәсенә кагылышлы белемнәр бәяләнә торган 24нче бирем бераз катлауландырылачак. Хәзер анда ике дөрес җавап урынына өч яки дүрт булачак.  Рус теле, тарих һәм географиядән кайбер биремнәрне бәяләү шартлары үзгәргән.

Иң күп үзгәрешләр кытай теленә кагыла. Бу аңлашыла да, әлеге фәннән БДИ әле 2019 елдан гына тапшырыла башлады бит.

“Уку” бүлегендә исә биремнәр саны 5кә калган. Математика, химия, биология, информатика, рус әдәбияты, чит тел (инглиз теле, алман теле, француз теле, испан теле) фәннәреннән имтихан биремнәрендә үзгәрешләр булмыячак.

Чыганак

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев