19 декабрьгә һава торышы
Белеп торыгыз

19 декабрьгә һава торышы

Җомга, 19 декабрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Бераз һәм уртача кар ява.

Урыны белән җепшек кар фаразлана. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, төнлә республиканың төньяк һәм көнчыгыш өлешендә көчле кар яву ихтимал. Юлларда бозлавык булырга мөмкин..

Җил көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлек белән исә, төнлә урыны белән секундына 16 метрга кадәр җитә.

Температура төнлә 0..-3 градус, көндез -1.. +2 градус тәшкил итә.

Юлларда көчле бозлавык саклана. Машина йөртүчеләргә сак булырга киңәш ителә.

 

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев