Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

12 майдан башлап СМС-пропускалар кирәкмәячәк

Татарстан Хөкүмәте коронавирус инфекциясе белән бәйле үзизоляция режимы турындагы карарына яңартулар кертте.

Республика хакимияте кайбер йомшартулар ясады. Әйтик, 12 майдан  автосалоннар, ЗАГС органнары һәм азык-төлек булмаган товарлар белән сәүдә залларының аерым керү мөмкинлеге булганда эшләве рөхсәт ителә. Никах теркәүгә дә 10 кешедән дә артмаганда керү мөмкин, диелә документта. 
400 квадрат метр мәйданлы гипермаркетлар ачылачак.
Татарстанлыларга өйдән чыгу өчен СМС-пропускалар һәм эш бирүчедән белешмә алу кирәкмәячәк.
Тик әлегә сәүдә нокталары объектларында, транспорт, шул исәптән таксида, җәмәгать урыннарында медицина битлекләрсез һәм перчаткаларсыз йөрү тыела.
Спорт, балалар мәйданчыкларына, шулай ук күп фатирлы йорт ишегалларында урнашканнарына керергә ярамый.
Гражданнарга үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә, яшәү (тору) урыныннан читкә китмәскә, башка гражданнар белән хезмәттәшлекне максималь дәрәҗәдә чикләргә тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев