Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Өлкәннәрне карга боткасы белән сыйлаганнар

Чирмешәннең өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләргә дә Нәүрүз килгән.

Бәйрәм уңаеннан йорт-интернатта зур чара оештырдылар. “Кунакка” килгән Нәүрүзбикә белән Кыш бабай, үзара ярышып, җиңүчене билгеләделәр. Нәтиҗәдә Кыш бабай яз кызы Нәүрүзбикәгә җиңелеп, аңа үз урынын бирде. Әбиләр һәм бабайлар, аларга кушылып, җырлап, биеп, уеннарда катнашып, табышмаклар әйтешеп күңел ачтылар.

-Мондый чаралар өлкәннәребезгә бәйрәм рухын тоярга ярдәм итә, күңелләрен күтәрә, - ди өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатының социаль реабилитация буенча белгече Фәридә Низаметдинова.

Соңыннан йорт-интернатта яшәүчеләрне бәйрәмгә дип махсус әзерләнгән карга боткасы, коймак белән табын көйләп, самавырда кайнаган чәй эчерделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев