Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы инвалидлар оешмасы кабат кунаклар җыйды

Район үзәгендәге кафеда оештырылган бәйрәм чарасына Лашман мәктәбенең һәм аграр техникумның коррекцион сыйныфларында һәм төркемнәрендә укучылар, кечерәк яшьтәге үзенчәлекле балаларны да чакырганнар.

“Яңа ел безгә ашыга” дип аталган Чыршы бәйрәменә җыелган кунакларны район инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова һәм аның урынбасары Ирина Митяева сәламләде.

-Яңа елда барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, сезгә сәламәтлек, бәхет, чиксез шатлыклар телим, - диде Мәдинә Шәфигулла кызы.

Малайлар һәм кызлар бәйрәмдә рәхәтләнеп күңел ачтылар, теләүчеләр Кыш Бабай белән Кар Кызына шигырьләр сөйләделәр, җырлар да башкардылар, оештыручылар әзерләгән уеннарда катнашучылар да шактый булды.

-Сүз уңаеннан, әлеге балалар өчен бәйрәм оештыруда безгә ярдәм иткән барлык иганәчеләребезгә рәхмәт, кайчан гына, нинди гозер белән мөрәҗәгать итсәк тә, берсе дә кире какмый, кулларыннан килгәнчә булышалар, - ди Ирина Митяева.

Бәйрәмнән һәрбер бала татлы бүләк һәм башка призлар белән таралды.

Илсөяр Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев