Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәнле Игнатьевлар орденга да лаек

Чирмешән авылында яшәүче Михаил һәм Елизавета Игнатьевлар "Тугрылык һәм мәхәббәт өчен" медале белән бүләкләнделәр. Алар орденга да лаек. Район мәдәният йортында ЗАГС бүлеге тарафыннан оештырылган "Ике йөрәк - бер карар" бәйрәме "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" кысаларында узды. Михаил Александрович та, Елизавета Петровна да сугыш башланган елларны дөньяга киләләр. Икесе...

Чирмешән авылында яшәүче Михаил һәм Елизавета Игнатьевлар "Тугрылык һәм мәхәббәт өчен" медале белән бүләкләнделәр. Алар орденга да лаек.

Район мәдәният йортында ЗАГС бүлеге тарафыннан оештырылган "Ике йөрәк - бер карар" бәйрәме "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" кысаларында узды.
Михаил Александрович та, Елизавета Петровна да сугыш башланган елларны дөньяга киләләр. Икесе дә яшьли колхозда эшли башлыйлар. Лаеклы ялга чыкканчы, "Красный Октябрь" хуҗалыгында хезмәт куялар. Алар 1964 елның февралендә гаилә корганнар.
-50 ел бергә гомер иткән дәвердә төрлесе булгандыр инде, әмма, шөкер, эшләп яшәдек, балаларны да хезмәткә өйрәттек,- диләр Игнатьевлар.
Алар өч малай тәрбияләп үстерәләр. Бүген инде аларның да үз гаиләләре бар, алты онык - әби-бабайның шатлыгы.
-Бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп яшәгез. Бер-берегезгә юл бирә белегез,- дип, бу теләкләрне Игнатьевлар, нәкъ бүген гаилә коручы Түбән Кармалка егете Юрий Жегловка һәм Андреевка кызы Людмила Бессчастновага юлладылар. Аннан соң 50 ел гомер иткән гаилә һәм яңа гына никахларын теркәгән яшьләр бер-берсенә символик бүләкләр - ак кулъяулыклар бирештеләр.
Сүз уңаеннан, бу көнне өч гаилә никахларын теркәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан