Чирмешәндә 16 июньдә узачак Сабантуйда атлар узышы сәгать 9да башланырга тиеш.
-Авыл җирлекләренә һәм күрше районнарга да ат чабышларында катнашу өчен чакыру җибәрдек, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык –төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Гатауллин. – Заявкалар килә башлады. Чабышларда катнашучыларга карата аерым таләпләр дә бар, җайдакларда паспорт, ИНН нөсхәсе, шулай ук ат буенча да мәгълүмат һәм ветеринар белешмә булырга тиеш.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы
Нет комментариев