Әтиләре СВОда булган Чирмешән балалары Кыш бабайга һөнәрләрен күрсәттеләр
Әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы сабыйларга Яңа ел алдыннан бәйрәм-тамаша күрсәттеләр.
Оештыручылар әтиләре Ватан сагында булган балаларның йөрәген җылытырга, аларга бәйрәм рухы тапшырырга тырыштылар. Кечкенә кунаклар республика Рәисе җибәргән бүләкләргә шатландылар, төрле уеннарда катнаштылар, Кыш бабай белән Кар кызына үз һөнәрләрен күрсәттеләр.
Балалар тамашага әниләре, әбиләре белән килгәннәр. Алар да берникадәр вакытка булса да әкият дөньясына чумдылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов кунакларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, барысына да саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы теләде.
Чирмешәннән Энҗе Насретдинова уллары белән килгән, малайлар Кыш бабай бүләкләренә бик сөенделәр, яшьтәшләре белән уйнап күңел ачтылар.
-Улларым һәм апаның малае белән килдек. Балалар өчен бик матур бәйрәм оештырганнар. Мондый чараларга еш чакыралар, җитәкчелек ярдәмен тоеп яшибез, рәхмәт, - диде дүрт бала белән тол калган якташыбыз.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев