Район үзәгендәге Мәңгелек ут янында якташларыбызны озату тантанасы оештырылды.
Иртәнге дүрттә башланган әлеге чарага улларын, туганнарын, дусларын озатырга байтак кеше килгән.
Район башлыгы Рамил Айбатов егетләрнең исән-сау кайтуын теләп, бер елга армиягә китүче якташларыбызга кесә телефоннары бүләк итте. Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Алмаз Шәйдуллин, дин әһелләребез Рамил хәзрәт Ибрһимов, иерей Валерий Гришанин да булачак солдатларга - Вадим Антоновка, Василий Владимировка (Ивашкино), Даянат Бабаевка, Ильяс Давлетшинга, Герман Селивановка, Илья Егоровка, Илшат Латыйповка, Богдан Федотовка (Чирмешән) Данила Митякинга (Иске Котыш), Раил Сәлмановка (Яшәүче), Рәшит Урунбаевка (Түбән Чегодай), Ранис Хаметгалимовка (Бәркәтә), Альберт Шакировка (Әмир) хәерле юллар, имин хәрби хезмәт теләделәр.
Бәркәтәдән 20 яшьлек Ранис Хаматгалимов та тиздән Россия армиясе сафларына басачак.
-Әтием чик сакчысы, бабай танкист булып хезмәт иткәннәр. Минем дә армиягә теләп баруым, - диде Ранис Ринат улы.
Чирмешәннән Ильяс Дәүләтшин моңа кадәр нефтьче һөнәрен үзләштергән.
-Минем дә әтием танкист булып хезмәт иткән. Бүген туганнар, дуслар озатырга килде. Аларның йөзләренә кызыллык китермәскә тырышырбыз. Яшермим, росгвардия, хәрби-диңгез пехотасы гаскәрләрендә хезмәт итәсем килә, - дип серен ачты Ильяс Илдус улы.
Ә менә Әмир авылыннан Әлфис Нургатин исә бер ел хезмәтен тутырып, бу чарага солдат киеменнән килгән, ул әле кайтты гына. Бүген авылдашы Альберт Шакировны озатырга килгән. Әлфис кебек, бүген армиягә киткән егетләргә дә якыннары белән бер елдан исәнлектә-саулыкта очрашырга насыйп булсын.
Нет комментариев