Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“ЧИРМЕШӘНАРГО” җәмгыяте көнбагыш суктыра

Хуҗалык бу культураны тәүге көннәрдә 200 гектардан җыеп алды. Әлегә гектар көче 18 центнер чамасы (узган елда бу күрсәткеч 19-20 центнер булган).

“ЧИРМЕШӘНАГРО” комбайннары әүвәл күрше Шентала районы ягындагы басуларда эшләсәләр, соңгы көннәрдә техникалар юлчылар оешмалары каршындагы кырларга күчерелде. Көнбагышны дүрт комбайн белән суктыралар.

-Әлеге культура барлыгы 1100 гектарда игелде. Соңгы берничә көндә яңгырлар яву сәбәпле, суктыру эшләрен туктатып торырга мәҗбүрбез. Су тулган көнбагыш кәрзиннәре тиз генә җилләми, бөртек дымлы була, - диде “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте җитәкчесе Илшат Гозәеров.

Районның башка хуҗалыклары көнбагыш суктыруга керешмәделәр әле.

Фото: Илшат Гозәеров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев