Чирмешән районында 81 мең 75 тонна ашлык суктырылган
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында 81 мең 75 тонна ашлык суктырылган

Районда урак барлык мәйданнарның 91,7 процент өлешендә тәмам.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 16 сентябрьгә хуҗалыкларда 31 мең 596 гектар мәйданнан бөртеклеләр суктырып алынган (тиешленең 91,7 проценты). “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”, “ЧИРМЕШӘНАГРО” кебек зур хуҗалыклар һәм башка кайбер крестьян-фермер хуҗалыклары урып-җыю эшләрен төгәлләде. Район буенча уртача гектар көче – 25,7 центнер, уңдырышлылыкның иң югарысы “БИО-АГРО” җәмгыятендә – 30,7 центнер.

Көзге чәчү район хуҗалыкларында 12 мең 402 гектар мәйданда башкарылган, тиешленең 73 проценты. “Тепсуркаев В.Ә.” хуҗалыгында бу эшне төгәлләделәр. “БИО-АГРО”да чәчеләсе мәйданнарның 96 процент өлешендә орлыклылар күмдерелгән. “ЧИРМЕШӘНАГРО”да бу күрсәткеч – 85, “Сөлчә”дә – 63, “Әккәрәй”дә – 54, “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”ндә 20 процент тәшкил итә. 

Марат Гомәров фотосы.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев