Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Чирмешән - АГРО“ язгы чәчүгә әзер

"Чирмешән - АГРО" җәмгыятендә чәчкечләрне, тырмаларны кырга бүгеннән тагып чыгарлык итеп әзерләп куйганнар. Алай гына да түгел, биредә хәтта үлән чапкыч, печән җыйгыч техникаларны да алдан ук төзәтеп куймакчылар. Вакытны әрәм-шәрәм итмәс өчен биредә төшке ашны да үз ашханәләрендә пешерәләр. 1 нче марттан эшчеләр шунда кереп туклана. Көненә 20-30 кеше...

"Чирмешән - АГРО" җәмгыятендә чәчкечләрне, тырмаларны кырга бүгеннән тагып чыгарлык итеп әзерләп куйганнар. Алай гына да түгел, биредә хәтта үлән чапкыч, печән җыйгыч техникаларны да алдан ук төзәтеп куймакчылар.

Вакытны әрәм-шәрәм итмәс өчен биредә төшке ашны да үз ашханәләрендә пешерәләр. 1 нче марттан эшчеләр шунда кереп туклана. Көненә 20-30 кеше өчен итле аш, ботка - "первый", "второй" әзерлиләр.
-Бу безгә - авыллардан йөреп эшләүчеләргә бик ипле. Ашату бушлай,- ди механизатор Ринат Вәгыйзов.
"Чирмешән - АГРО"лыларга язын 3500 гектарлап мәйданда чәчү эшләре башкарырга кирәк. Шуның 2180 гектары бөртеклеләр, 750се - шикәр чөгендере.
-Чәчкечләребез зур мәшәкатьләргә әзер. Бөртеклеләрне ике комплекс - "Флекси - койл" һәм "Кузбасс" ярдәмендә җиргә салачакбыз,- ди җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров.-Техникаларыбызның ремонт сыйфаты исә кырда күренәчәк. Ватылмый икән, димәк, яхшы төзәткәннәр.
Бүген хуҗалыкта орлыкларны икенче кат калибрлыйлар. Җитәкчелек ашлама юллау мәшәкатьләре белән дә йөри. Алдан үз акчаларына 40 тонналап аммиак селитрасы алып куйганнар, әмма бу ихтыяҗның 10 проценты гына. Федераль, республика, район бюджетыннан әлеге юнәлештә зур ярдәм булачак икән, ашлама тагын кайтырга тиеш.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан