Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Яңачишмәле берәү, исерек килеш, автобуска бәрелгән

6нчы ноябрь көнне, кичке сигезенче яртыларда, Яңа Чишмә авылыннан Чирмешән уңпена берәр километр ара узгач, балалар утырткан автобус юл кырыена төшеп ава. Район юл хәрәкәте инспекторлары әйтүенчә, фаҗига "права"сы да булмаган 20 яшьлек исерек хәлдәге машина йөртүче аркасында килеп чыга. Әлеге адәм әтисенең машинасын сорамыйча алып чыга һәм аңа утырып...

6нчы ноябрь көнне, кичке сигезенче яртыларда, Яңа Чишмә авылыннан Чирмешән уңпена берәр километр ара узгач, балалар утырткан автобус юл кырыена төшеп ава.

Район юл хәрәкәте инспекторлары әйтүенчә, фаҗига "права"сы да булмаган 20 яшьлек исерек хәлдәге машина йөртүче аркасында килеп чыга. Әлеге адәм әтисенең машинасын сорамыйча алып чыга һәм аңа утырып Чирмешән уңаена кузгала. Яңа Чишмәдән бераз киткәч, ул алда баручы автобусны узып китәргә ниятли.
Тик егет башлаган маневрын төгәлли алмый һәм автобусның алгы тәгәрмәченә китереп бәрдерә. Нәтиҗәдә, ике машина да юл кырыена төшеп китә.
Иң аянычы - автобуста утырган 8нче класс укучылары - биш бала һәм аларның укытучылары һәлакәттә җитди имгәнүләр алган. Алар Яңа Чишмә больницасына китерелә. Шулай итеп, Оренбург өлкәсеннән Казанга экскурсиягә барган 32 балага һәм 3 укытучыга өйләренә хәвеф-хәтәрсез генә көнендә кайтып җитәргә насыйп булмый. Әле ярый, берәүнең мин-минлеге аркасында, һәлакәт үлем-китемгә барып җитмәгән. Бу очракта "Аллаһ саклаган инде",- ди безнең халык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined юл хәрәкәте