Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Яңа елдан чирмешәнлеләр штрафның яртысын гына да түли ала

2016нчы елның 1 январеннан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 20 көн эчендә түләүчеләргә 50 процент ташлама ясалачак. Ташламалы вакыт нибары өч атнага якын. Юлда кагыйдә бозулар камераларга төшерелгән һәм ияләренә җибәрелгән "штраф хатлары"ның түләү вакыты тагын да чикләнә. Почта аша килеп җиткәнче дә шактый вакыт үтәргә мөмкин. -Шуңа да...

2016нчы елның 1 январеннан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 20 көн эчендә түләүчеләргә 50 процент ташлама ясалачак.

Ташламалы вакыт нибары өч атнага якын. Юлда кагыйдә бозулар камераларга төшерелгән һәм ияләренә җибәрелгән "штраф хатлары"ның түләү вакыты тагын да чикләнә. Почта аша килеп җиткәнче дә шактый вакыт үтәргә мөмкин.
-Шуңа да машина йөртүчеләргә "Госуслуги" порталында теркәлергә, шәхси кабинетка мәгълүматларны кертеп, кесә телефоныннан СМС - хәбәр көтәргә киңәш итәбез, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров. - Бу очракта юлда кагыйдә бозуың турында хәбәр бик тиз килеп ирешә.
Штраф салынганның 21нче көнендә аның күләме элеккечә кала, ничек бар, шулай түләргә туры киләчәк. ЮХИДИ бүлекчәсендә түләү квитанциясен эшкәртү вакытын да исәпкә алырга кирәклеген искәртәләр. Мәсәлән, 20нче көн кичендә түләнгән штраф кәгазьләре икенче көн иртән генә эшкәртелә.
-Ташламалы бәяләрдән бөтен кеше дә файдалана алмаячак. Исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүчеләргә, юл - транспорт һәлакәтен китереп чыгаручыларга, кызыл утка чыгучыларга һәм тизлекне даими арттырып йөрүчеләргә бу яңалык кагылмый, - ди Рәмис Шәкүров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Штраф ЮХИДИ СМС