Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Түбән Кәминкә юлында исерек килеш машина йөртүче тоткарланган

ЮХИДИ хезмәткәрләре Кара Чишмә белән Түбән Кәминкә авыллары арасындагы юлда туктаткан "унлы" хуҗасы исерек булып чыга. -Безнең районга төзелешкә эшкә килгән чит район кешесе табын артында кәеф-сафа корганнан соң, аек булмаган хәлдә руль артына утырган. Без туктаткач, нәрсә булганын тиз генә аңышып та өлгерә алмады, яхшы "салган", әле шул хәлдә...

ЮХИДИ хезмәткәрләре Кара Чишмә белән Түбән Кәминкә авыллары арасындагы юлда туктаткан "унлы" хуҗасы исерек булып чыга.

-Безнең районга төзелешкә эшкә килгән чит район кешесе табын артында кәеф-сафа корганнан соң, аек булмаган хәлдә руль артына утырган. Без туктаткач, нәрсә булганын тиз генә аңышып та өлгерә алмады, яхшы "салган", әле шул хәлдә юлга чыккан, - ди ЮХИДИ инспекторы Рәмис Шәкүров.

Кагыйдә бозучының машинасы штрафстоянкага озатылган. Хәзер аңа ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү, 30 мең сум штраф яный. Шуның өстенә штрафстоянка һәм эвакуатор хезмәте өчен түләргә туры киләчәк. Кыскасы, кәеф-сафа кору кыйммәткә төшкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined юл хәрәкәте Түбән Кәминкә исерек килеш машина йөртүче тоткарланган