Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Татарстаннан күп балалы гаилә Пермь краенда һәлакәткә очраган

Татарстанда яшәгән күп балалы гаилә Пермь краенда Пермь - Березники автотрассасында һәлакәткә очраган. Һәлакәт урынында 28 яшьлек хатын-кыз, аның 6 һәм 8 яшьлек кызлары алынган тән җәрәхәтләреннән вафат булган. Бу хакта «Вести КАМАЗа» яза. Фаҗига бүген иртән Пермь - Березники автотрассасының 59 нчы чакрымында Добрянка авылы тирәсендә булган. Анда Татарстан...

Татарстаннан күп балалы гаилә Пермь краенда һәлакәткә очраган

Татарстанда яшәгән күп балалы гаилә Пермь краенда Пермь - Березники автотрассасында һәлакәткә очраган. Һәлакәт урынында 28 яшьлек хатын-кыз, аның 6 һәм 8 яшьлек кызлары алынган тән җәрәхәтләреннән вафат булган. Бу хакта «Вести КАМАЗа» яза.

1.jpg

Фаҗига бүген иртән Пермь - Березники автотрассасының 59 нчы чакрымында Добрянка авылы тирәсендә булган. Анда Татарстан кешеләре утырган "Geely Emgrand" автомобиле һәм "УАЗ" машинасы бәрелешкән. Руль артында булган гаилә башлыгы һәм өченче кыз хастаханәгә озатылган. Сабыйның бавыры һәм сидек куыгы өзелгән. Аңа операция ясалган, кыз бала авыр хәлдә. "УАЗ"да барган ике кеше шулай ук җәрәхәтләр алган.

2.jpg

Фаҗигага тарыган гаилә Пермь краенда Березникида күп балалылар өчен федераль программа буенча җир кишәреге алырга планлаштырган.

3.jpg

tatar-inform.tatar фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Татар телен татар үзе якламый

http://nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/18122

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined юл хәрәкәте Татарстаннан күп балалы гаилә Пермь краенда һәлакәткә очраган