Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Татарстанда юл һәлакәтендә 41 яшьлек мотоцикл йөртүче үлгән

    Һәлакәт 1 майда Казан-Шәмәрдан автоюлында булган.

    Татарстанда юл һәлакәтендә 41 яшьлек мотоцикл йөртүче үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

    Һәлакәт кичә кич Шәмәрдан авылы тирәсендә булган.

    “Лада Калина” автомобиле йөртүчесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозган һәм каршы як полосага чыккан. Ул “Ямаха” мотоциклы белән бәрелешкән.

    1 яшьлек мотоцикл йөртүченең гомере һәлакәт урынында ук өзелгән.

     

    Фото: соцсети

    http://tatar-inform.tatar

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: