Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Светофорлар тагын булачак

Район үзәгендәге "Ромашка" балалар бакчасы каршындарак светофор куелды. Чирмешәндә мондый җайланма әле тагын уннан артык урында яначак. Җәяүлеләр юлы хакында машина йөртүчеләрне кисәтеп торучы тәүге светофор былтыр Чирмешәннең Амур ягындагы чиркәү каршында урнаштырылган иде. Быел исә утлы сигналлар саны дистәдән артырга тиеш. Сүнеп-кабынып торучы сары төстәге светофорны "Кәрвансарай" сәүдә үзәге,...

Район үзәгендәге "Ромашка" балалар бакчасы каршындарак светофор куелды. Чирмешәндә мондый җайланма әле тагын уннан артык урында яначак.
Җәяүлеләр юлы хакында машина йөртүчеләрне кисәтеп торучы тәүге светофор былтыр Чирмешәннең Амур ягындагы чиркәү каршында урнаштырылган иде. Быел исә утлы сигналлар саны дистәдән артырга тиеш.

Сүнеп-кабынып торучы сары төстәге светофорны "Кәрвансарай" сәүдә үзәге, "Магнит" кибете, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты, лицей, Боз сарае, 1нче мәктәп, "Ландыш" балалар бакчасы, "Универмаг" кибете янәшәсендәге җәяүлеләр юлы янында куярга ниятлиләр.

Сигнал бирүче юл җайланмасы куркынычсыз: ул 12 вольттан эшли, утны да күп алмый: светодиод лампочкалар ике генә ваттлы.

Марат Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined светофор куелды