Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Штрафларын түләмәгән чирмешәнлеләр машинасыз да калырга мөмкин

Бүген районда 5 меңнән - 60 мең сумга кадәр штрафы булган 61 машина йөртүче исәпләнә. -Иске Элмәле авылында яшәүче машина йөртүче берәүнең 61 мең 500 сум штрафы бар, - ди район юл хәрәкәте иминлеге бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин. - Шешминкадан икенче берәүнең - 60 мең, чирмешәнленең 50 мең сум штрафы...

Бүген районда 5 меңнән - 60 мең сумга кадәр штрафы булган 61 машина йөртүче исәпләнә.

-Иске Элмәле авылында яшәүче машина йөртүче берәүнең 61 мең 500 сум штрафы бар, - ди район юл хәрәкәте иминлеге бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин. - Шешминкадан икенче берәүнең - 60 мең, чирмешәнленең 50 мең сум штрафы җыелган. Гомумән, 36 райондашыбызның штрафлары 30 мең сумнан артып киткән, 25 кеше 5 мең сумнан һәм артыграк бурычын түләмәгән.
Штрафларның күпчелеге исерек килеш руль артына утырган, тизлек режимын бозган, алда баручы машиналарны узганда юл кагыйдәләрен бозган өчен салынган.
Бурычлыларга карата чаралар кырыслана барса да, кайберәүләрнең моңа эчләре дә пошмый. Штраф ике ай эчендә түләнмәсә, суд карары нигезендә штраф күләме икеләтә артырга яки машина йөртүче кулга алынырга мөмкин. Әҗәтләрен вакытында түләмәүчеләргә ЮХИДИ бүлеге әүвәл хәбәр кәгазе җибәрә. Нәтиҗәсе булмаса, суд приставлары транспорт чараларына яки бурычлы кешенең башка милкенә арест сала ала. Әйтик, агымдагы елның узган өч аенда шундый өч факт булган. Штрафларын түләүдән качып йөрүчеләрнең милкен сатып, бурычларын түләткәннәр.
-Атна саен "Тоннель" операциясе кысаларында рейдлар үткәрәбез, - ди Самат Нуриәхмәт улы. -Безнең максат - юл юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар санын киметү, машина йөртүчеләрне штрафларын вакытында түләргә мәҗбүр итү.
Бурычлар турында республиканың дәүләт хезмәтләре порталы аша яки ЮХИДИ бүлечәсенә мәрәҗәгать итеп белеп була (телефон 2-29-74). Шунда ук штрафларны да түләргә мөмкин.
2016нчы елның 1 январеннан гамәлгә кергән закон нигезендә, кагыйдә бозучыларга штрафның яртысын гына түләү мөмкинлеге бар. Штрафны карар чыккан көннән соң 20 көн дәвамында яртысы күләмендә түләргә була. Ләкин бу яңалык исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүчеләргә кагылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чирмешәнлеләрне Штраф ЮХИДИ