Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Штрафлары булган чирмешәнлеләр чит илгә чыга алмый

Машина йөртүчеләр арасында юл йөрү кагыйдәләрен еш бозучылар байтак. Кайберләре бирелгән җәзаларын үтәргә - штрафларын түләргә дә ашыкмый. Бүгенге көнгә (2016-2017 еллар өчен) районда 34 кешенең 117 беркетмә буенча түләнмәгән 911мең 500 сум бурычы бар. Чирмешән авылыннан бер машина йөртүченең штрафлары 40 мең сумнан да артып киткән, ул 10 "сәлам...

Машина йөртүчеләр арасында юл йөрү кагыйдәләрен еш бозучылар байтак. Кайберләре бирелгән җәзаларын үтәргә - штрафларын түләргә дә ашыкмый. Бүгенге көнгә (2016-2017 еллар өчен) районда 34 кешенең 117 беркетмә буенча түләнмәгән 911мең 500 сум бурычы бар.


Чирмешән авылыннан бер машина йөртүченең штрафлары 40 мең сумнан да артып киткән, ул 10 "сәлам хаты"на җавап бирмәгән. Шулай ук чирмешәнле бер яшь кеше 25 тапкыр юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен 28 мең сум тиеш. Тагын бер Чирмешән егете 16 тапкыр кагыйдә бозган, штрафы 11мең 800 сумга җиткән. Боларның күпчелеге - видео күзәтү камераларына эләгүчеләр.

Салмыш хәлдә руль артына утырып, ЮХИДИ инспекторлары "кармагына" эләгеп, машина йөртү таныклыгыннан колак каккан 16 райондашыбыз да 30ар мең сум штрафларын түләргә ашыкмый.

-Зур суммада бурычлары җыелган машина йөртүчеләргә карата без кабат беркетмә төзеп эшне судка тапшырабыз, ә таныклыксыз калганнар белән суд приставлары эшли, - ди район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин. - Суд карары белән аларның штрафлары икеләтә артырга мөмкин, закон буенча милкенә яки транспорт чарасына арест салу да каралган, штрафлары зур булган гражданнар чит илгә дә чыга алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined