Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Шешминкада яшәүче иргә правасы булмаса да штраф түләргә туры киләчәк

Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 82 очрагын ачыклаганнар, шул исәптән ике йөртүче транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен тоткарланган. -Чирмешәндә яшәүче олы ук яшьтәге абзыйны Титов урамында туктаттык, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкуров. - Ул инде бер кат руль артында исерек килеш эләккән иде,...

Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 82 очрагын ачыклаганнар, шул исәптән ике йөртүче транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен тоткарланган.

-Чирмешәндә яшәүче олы ук яшьтәге абзыйны Титов урамында туктаттык, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкуров. - Ул инде бер кат руль артында исерек килеш эләккән иде, таныклыгын алганга бер ел да булмагандыр. Бу юлы да салган килеш машинага утырып чыккан. Хәзер инде аңа суд карары нигезендә яңадан ике елга якын йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү һәм 30 мең сум штраф та яный. Ә менә Шешминка авылында "ВАЗ - 2106" машинасы белән идарә иткән 1967нче елгы ир-егеткә йөртү таныклыгын югалту куркынычы янамый, чөнки аның гомумән права алганы да булмаган. Шулай да ул кеше машинасының руле артына исерек килеш утырырга "батырчылык" иткән. Таныклыгы булмаса да, аңа да саллы гына штраф түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шешминка ЮХИДИ ЮХИДИ инспекторы