Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Әлмәт егете Чирмешәндә адашкан

7 май көнне полиция хезмәткәрләре район үзәгендәге "Шатлык" кибете янындагы шикле машинага тап булалар. Туктатканнан соң, машина йөртүченең исерек булуы ачыклана. Руль артында утыручы Әлмәт егете Чирмешәнгә каян, ничек килеп җиткәнен аңлата да алмаган. Әле ярый янында йөртү таныклыгы булган. Май ае әле узмаган, ә инде ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре район...

7 май көнне полиция хезмәткәрләре район үзәгендәге "Шатлык" кибете янындагы шикле машинага тап булалар. Туктатканнан соң, машина йөртүченең исерек булуы ачыклана. Руль артында утыручы Әлмәт егете Чирмешәнгә каян, ничек килеп җиткәнен аңлата да алмаган. Әле ярый янында йөртү таныклыгы булган.

Май ае әле узмаган, ә инде ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре район юлларында руль артына эчкән килеш утырган җиде машина йөртүчене тоткарлаганнар.
Ә менә Яр Чаллыдан Түбән Кәминкә авылына кайткан егетнең, гомумән, правасы - таныклыгы булмаса да, ул үзен әнисенең машинасы белән аңардан башка да идарә итәргә хокукы бар дип саный. Шуның өстенә ул әле, күрәсең кыюлык өчен, бераз эчкән дә була.
Кызганычка каршы, бу очрак бердәнбер түгел, Чирмешәндә 19 май көнне Бакча урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан машина белән нәкъ шулай ук машина йөртүче курсларында укымаган, таныклыгы булмаган егет идарә итә. Ул да хәмерне кулланып юлга чыккан.
-Яшьләр әз - мәз эчеп машинага утыруны дәрәҗәгә саный башладылар, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Ренат Гайнуллин. - Правасыз да утыралар, аны алдырулан да курыкмыйлар. 30 мең штрафы да бар бит әле. Аннан соң, эчкән кешегә диңгез тубыктан. Машиналарны да зур тизлектә куалар. Исерекләр аркасында ел саен дистәләрчә авария була.
Яшьләр генә түгел шул, кайбер очракларда авария сәбәпчесе өлкән яшьтәге кеше дә булырга мөмкин. Майның бер көнендә Дзержинский урамындагы бер йортка чакырылмаган кунак килеп керә. Кыстатып тормый, "Волга" машинасы белән туп - туры капкаларына килеп бәрелә. Руль артындагы 1946нчы елгы ир - ат исерек булган.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Әлмәт шәһәре