Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Кунакка Әмиргә иномаркада кайта – автобуста китә

Шушы көннәрдә ЮХИДИ инспекторлары исерек хәлдә машина йөртүче тагын берәүне "эләктергәннәр". Рейдка чыккан инспекторлар трассада гына дежур тормыйча, авыл урамнарындагы тәртипне дә тикшерә. Бу кичтә алар Әмир авылына күз салырга уйлыйлар. Беренче туктаткан автомобильнең йөртүчесен күргәч аларның исләре китә. -Түбән Камадан кунакка кайткан абзый шул дәрәҗәдә исерек иде, хәтта автомобилен...

Шушы көннәрдә ЮХИДИ инспекторлары исерек хәлдә машина йөртүче тагын берәүне "эләктергәннәр".


Рейдка чыккан инспекторлар трассада гына дежур тормыйча, авыл урамнарындагы тәртипне дә тикшерә. Бу кичтә алар Әмир авылына күз салырга уйлыйлар. Беренче туктаткан автомобильнең йөртүчесен күргәч аларның исләре китә.

-Түбән Камадан кунакка кайткан абзый шул дәрәҗәдә исерек иде, хәтта автомобилен штрафстоянкага алып киткәнне дә аңлап бетерә алмады кебек, - ди районның ЮХИДИ инспекторы Рәмис Шәкүров. - Авыл җирендә кем тотар мине, рәхәтләнеп, эчеп автомобильдә җилдерим әле дигәндер инде. Шәһәр халкы авылны шулай күз алдына китерә бит.

Иномаркада йөрүче "текә" абзыйга акча янчыгын бераз бушатырга туры килер инде. Эш судка тапшырылган. Гаеплегә күпме пассажир булып кына йөрергә туры килер, анысын суд хәл итә.

ЮХИДИ инспекторлары агымдагы елда исерек килеш машина йөртүче 31 кешене тоткарлап, суд аларны таныклыксыз калдырган. Башкалар хатасыннан да сабак алмыйлар шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined