Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Кирпеч заводында яшәүче берәү машинада пассажир булып кына йөриячәк

Узган елны ЮХИДИ хезмәткәрләре район юлларында алкогольле эчемлекләр кулланып руль артына утырган 55 кешене туктатканнар, шуларның өчесе - машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш, тагын өчесе ел дәвамында кабат эләгеп җинаять җаваплылыкка тартылганнар. Бу атнада район үзәгендә исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүче тагын бер кеше тоткарланган. Кичке җиделәр тирәсендә...

Узган елны ЮХИДИ хезмәткәрләре район юлларында алкогольле эчемлекләр кулланып руль артына утырган 55 кешене туктатканнар, шуларның өчесе - машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш, тагын өчесе ел дәвамында кабат эләгеп җинаять җаваплылыкка тартылганнар.

Бу атнада район үзәгендә исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүче тагын бер кеше тоткарланган.

Кичке җиделәр тирәсендә автоинспекторлар Амур ягында, Октябрь урамында "ундүртле" машинасын туктаталар. Машина йөртүче шулкадәр исерек була, хәтта хокук саклаучылар белән дә аралаша алмый. Аны полиция бүлекчәсенә алып киләләр, берәр сәгатьтән соң автомобиль хуҗасы кая эләккәнен чамалый башлый. Машина йөртүченең шундый хәлдә эштән өенә кайтуы була...

-Якташыбызның беренче тапкыр гына тоткарлануы түгел икән, 2009 һәм 2012 елларны исерек килеш руль артына утырып, машина йөртү таныклыгын алдырган иде, -ди ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Рәмис Шәкүров.

Хәзер инде аңа тагын ике елга кадәр яшәү урынына - Кирпеч заводы поселогына кайтыр өчен башка машина эзләргә яисә җәяү атларга туры киләчәк, моңардан тыш 30 мең штраф түләп, гаилә бюджетына шактый зыян салачак.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined юл хәрәкәте Кирпеч заводында булып кына йөриячәк пассажир

2
X