Юл хәрәкәте

Кече Чегодай янында машина янган

26 ноябрь көнне, кичке сәгать җидедә Чирмешән-Лениногорск юлында, Кече Чегодай авылы янындагы юл киселешендә йөк машинасы яна башлый. МАЗ автомобиле белән идарә итүче - Алабугада яшәүче Михаил Чапурин ис чыкканын сизеп, машинасын туктата. Ул да булмый, приборлар щитогыннан төтен дә чыга башлый, ә бераздан ялкын да күренә. Ут сүндергече дә...

26 ноябрь көнне, кичке сәгать җидедә Чирмешән-Лениногорск юлында, Кече Чегодай авылы янындагы юл киселешендә йөк машинасы яна башлый.

МАЗ автомобиле белән идарә итүче - Алабугада яшәүче Михаил Чапурин ис чыкканын сизеп, машинасын туктата. Ул да булмый, приборлар щитогыннан төтен дә чыга башлый, ә бераздан ялкын да күренә. Ут сүндергече дә ярдәм итми, машинаны ялкын чорнап ала.
Янгын сүндерүчеләр хәбәр итүләренчә, ут чыгуның сәбәбе - электр чыбыкларының кыска ялганышы.
-Мондый очраклар булмасын өчен, транспорт чараларына вакытында техник күзәтү үткәрергә, җитешсезлекләрне шунда ук бетерергә кирәк,- дип киңәш итә янгын күзәтчелеге хезмәте дознователе Фәрит Яруллин.

undefined юл хәрәкәте

Нет комментариев