Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Казаннан килгән инспекторларТүбән Кармалкада салмыш хәлдәге ике йөртүчене тоткарлаганнар

Үткән атнада гына да районда исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүче өч кеше тоткарланган. Икесе - Казаннан командировкага килгән ЮХИДИ хезмәткәрләре "кармагына эләккән", алар Түбән Кармалка авылыннан. Төнге уннар тирәсендә инспекторлар Яр Чаллыдан Түбән Кармалкага кунакка кайтып килүчене туктаталар. Йөртүченең - яшь кешенең салмыш хәлдә булуы ачыклана. Кирәк бит, 200...

Үткән атнада гына да районда исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүче өч кеше тоткарланган. Икесе - Казаннан командировкага килгән ЮХИДИ хезмәткәрләре "кармагына эләккән", алар Түбән Кармалка авылыннан.

Төнге уннар тирәсендә инспекторлар Яр Чаллыдан Түбән Кармалкага кунакка кайтып килүчене туктаталар. Йөртүченең - яшь кешенең салмыш хәлдә булуы ачыклана. Кирәк бит, 200 километрдан артык ара кайткан, туктатучы да булмаган, ә авылга кайтып җиткәч... Бәхеткә, һәлакәткә юлыкмаган, берәүгә дә зыян салмаган. Менә хәзер инде бу егеткә 1,5 яки 2 ел җәяүләп һәм пассажир ролендә генә йөрергә туры килер. 30 мең сум акчасы штрафка китәр. Моңа тагын эвакуатор, штрафстоянка чыгымнары да өстәлә.
Икенче көнне кичке тугызлар тирәсендә, шул ук авыл урамында туктаткан автомобиль хуҗасы да исекрек була. Алдагы көнне улының туенда булган ир-ат икенче көнне дә кәефләнеп автомобиленә утырып чыгып киткән.
"Туй чыгымнары" тагын да арткан, йөртү таныклыксыз да калган. Ул аны 1,5 яки 2 елдан имтихан тапшырганнан соң гына кабат алачак. Исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен, аңа да 30 мең сум, штраф-стоянка, эвакуатор өчен дә түләргә туры килер.
Районда ел башыннан 78 автомобиль хуҗасы йөртү таныклыксыз калган. Аракы эчеп йөрү яхшыга илтми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Штраф ЮХИДИ Түбән Кармалка авылы исерек йөртүче