Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Кагыйдәләр – үтәр өчен

2012нче елның үткән ун аенда район территориясендә булган 14 юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелде, 22 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды (үткән елны шул чорда 18 авариядә 8 кеше һәлак булган, 20 кеше яраланган иде). Быел балалар катнашында да дүрт авария теркәлде, аларда алты бала яраланды. Аварияләрнең күп өлеше...

2012нче елның үткән ун аенда район территориясендә булган 14 юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелде, 22 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды (үткән елны шул чорда 18 авариядә 8 кеше һәлак булган, 20 кеше яраланган иде).


Быел балалар катнашында да дүрт авария теркәлде, аларда алты бала яраланды. Аварияләрнең күп өлеше тизлек режимын сакламаучылар (дүрт очрак), юл чатын узу кагыйдәләрен бозучылар (өч очрак), йөртү таныклыгыннан башка транспорт чарасы белән идарә итүчеләр (өч очрак) гаебе аркасында килеп чыккан.

Ун айда материаль зыян китергән 185 авария теркәлде (узган ел - 197).

Юл-транспорт һәлакәтләренең күп өлеше Кузай-Нурлат юлына туры килә. Безнең район аша бу юлның 42 километры уза. Монда агымдагы елның ун аенда җиде авариядә дүрт кеше һәлак булды, 12 кеше яраланды.

Районда яшәүче машина йөртүчеләр гаебе буенча булган җиде авариядә дүрт кешенең гомере өзелде, тагын җиде авариядә башка төбәкләрдә гомер итүче шоферлар гаепле.

ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре агымдагы елның ун аенда юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 1944 фактын ачыкладылар (былтыр - 3183).

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан районга ике фото-видеофиксация җиһазы бирелгән иде. Алар ярдәмендә юлда тизлек режимын бозуның 25506 факты ачыкланды.

Безнең районда 6020 транспорт чарасы теркәлгән, шул исәптән 5262се -шәхси, 758се-юридик затларда. Ун айда ЮХИДИ бүлекчәсенең теркәү хезмәтендә 1307 транспорт чарасы исәпкә куелды (1264се-шәхси, 43се-юридик затларныкы). 909 тарнспорт чарасы исәптән төшерелде.

1нче санлы суд участогына 160 административ эш җибәрелде. Шулар буенча 81 машина йөртүче ике айдан ике елга кадәр йөртү таныклыкларыннан мәхрүм ителгән, 42 кеше административ җаваплылыкка тартылган, тагын 51 кеше кулга алынган.

Тиешле вакытта штрафларын түләмәгән өчен 32 кеше җаваплылыкка тартылды, 23 кешегә кабат штраф бирелде, 9 кеше кулга алынды.

Самат Хәйруллин,

Россия ЭЭМ "Чирмешән" муниципальара бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined юлтранспорт һәлакәтләре