Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Иске Үтәмешкә кайткан кунак таныклыксыз калачак

Бәйрәмнәргә Яр Чаллыдан туган авылы Иске Үтәмешкә кунакка кайткан ир-егеткә торган җиренә машинасын калдырып китәргә туры килгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре 23 февраль көнне кичке сәгать унберләр тирәсендә Иске Үтәмештә туктаткан "Форд Фокус" машинасын йөртүче алкоголь эчемлек кулланып руль артына утырган. -Хәзер аңа 30 мең сум шраф, ел ярымга, яки ике елга...

Бәйрәмнәргә Яр Чаллыдан туган авылы Иске Үтәмешкә кунакка кайткан ир-егеткә торган җиренә машинасын калдырып китәргә туры килгән.

ЮХИДИ хезмәткәрләре 23 февраль көнне кичке сәгать унберләр тирәсендә Иске Үтәмештә туктаткан "Форд Фокус" машинасын йөртүче алкоголь эчемлек кулланып руль артына утырган.

-Хәзер аңа 30 мең сум шраф, ел ярымга, яки ике елга кадәр "права"сыннан мәхрүм ителү яный, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров. - Шушы көннәрдә Чирмешәндә төнге сәгать бердә туктаткан "Гранта" йөртүчесенең, 17 яшьлек Чирмешән егетенең йөртү таныклыгы, гомумән, юк , өстәвенә, ул сыра эчкән булган. Хәзер инде аның эшен балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә тикшерәчәкләр. Билгеле, әти-әнисенә дә җавап тотарга туры килә.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined юл хәрәкәте Иске Үтәмешкә кайткан кунак таныклыксыз калачак