Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Иске Үтәмеш кешесе исерек, таныклыгы булмаган килеш машинага утырган

Машина белән исерек хәлдә идарә итәргә ярамаганны һәркем белә, ләкин... Иске Үтәмеш кешесе бу аңа кагылмый кебегрәк саный. Татар халкында "Ана сөте белән кермәгәч, тана сөте белән керми" дигән әйтем бар. Иске Үтәмеш авылында яшәүче бер якташыбыз ноябрь аенда гына руль артына исерек хәлдә утырган өчен җаваплылыкка тартылган булган. Билгеле,...

Машина белән исерек хәлдә идарә итәргә ярамаганны һәркем белә, ләкин... Иске Үтәмеш кешесе бу аңа кагылмый кебегрәк саный.

Татар халкында "Ана сөте белән кермәгәч, тана сөте белән керми" дигән әйтем бар. Иске Үтәмеш авылында яшәүче бер якташыбыз ноябрь аенда гына руль артына исерек хәлдә утырган өчен җаваплылыкка тартылган булган. Билгеле, суд карары нигезендә аны йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр. Тиешле нәтиҗә ясап, нәфесеңне тыярга кирәк тә бит. Ләкин райондашыбыз бу фактны игътибарга лаек дип санамаган күрәсең шушы көннәрдә машина руле артына утырып, авылдан Чирмешәнгә килгән. ЮХИДИ инспекторлары аны кичке сәгать тугызларда Гаяз Исхакый урамында туктаталар. Таныклыксыз, өстәвенә исерек килеш була ул.

- Салмыш хәлдә руль артына утыручыларга карата җәзаның көчәйтелүе дә исерек шоферларга киртә түгел, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рәмис Шәкүров. - Алар үзләренең генә түгел, пассажирларның һәм юлда йөрүче башкаларның да гомерләрен куркыныч астына куялар.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined юл хәрәкәте Иске Үтәмеш таныклык исерек килеш машинага утырган