Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Исерекләр тукталышны да күрми

Узган атнаның бер көнендә район ЮХИДИ инспекторлары исерек килеш транспорт белән идарә иткән өч машина йөртүчене тоткарлаган. -Төш вакытында, үзеннән башка машинасына тагын алты кеше утыртып Лашманга баручы ир-атны "Кармалка борылышы" тирәсендә куып җиттек. Аның исерек килеш кузгалып киткәнлеген бер кеше җиткерде. Йөртүче янында утырган хатын-кызның итәгендә яшь бала да...

Узган атнаның бер көнендә район ЮХИДИ инспекторлары исерек килеш транспорт белән идарә иткән өч машина йөртүчене тоткарлаган.

-Төш вакытында, үзеннән башка машинасына тагын алты кеше утыртып Лашманга баручы ир-атны "Кармалка борылышы" тирәсендә куып җиттек. Аның исерек килеш кузгалып киткәнлеген бер кеше җиткерде. Йөртүче янында утырган хатын-кызның итәгендә яшь бала да бар иде, - ди район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров. -Алла сакласын, әгәр салмыш баштан ул берәрсенә килеп бәрелсә. Телевизордан күреп, ишетеп торабыз бит - күп аварияләр исерек шоферлар аркасында килеп чыга. Шуның өчен андыйлар хакында халык безгә хәбәр итсен иде. Сүз кешеләр куркынычсызлыгы турында бара.
Әнә бит Шентала районының Чуваш Афонькәсе авылыннан Чирмешәнгә килгән кунак - исерек шофер Амур ягындагы чиркәү янында машинасы белән "обгонга" чыга. Әүвәл узып китәргә җыенган алдагы транспортка ышкыла, аннан юл кырыендагы тукталыш павильонына килеп бәрелә. Ярый әле нәкъ бу вакытта шушы тирәдә басып торган яшүсмергә зыян килми.
Шул көнне юл сакчылары салган килеш транспорт белән идарә иткән тагын бер машина йөртүчене - Тукай поселогы кешесен туктаткан.
Хәзер әлеге затлар 30ар мең сум штраф түләячәк. Суд карары белән алар ел ярымнан ике елга кадәр таныклыкларыннан да колак кага. Әле, өстәвенә, машинада махсус креслосыз бала йөртүчегә тагын 3 мең сумын чыгарып салырга туры киләчәк. Ә бәрелүченең зыян китергән машинаны ремонтлатасы да бар.
Сүз уңаеннан, быелның үткән тугыз аенда районыбыз юлларында исерек килеш транспорт белән идарә иткән 76 машина йөртүче (2013нең шул чорында - 89) тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан