Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Исерек шофер “буханка”ны күрмәгән

Бәркәтә һәм Түбән Кармалка авыллары арасындагы юлда исерек кеше идарә иткән "Калина" машинасы кичке буйда юл кырыенда туктап торган УАЗ автомашинасына бәрелә. Машиналар яхшы ук җимерелгән, шөкер, кешеләре хет исән-сау. -УАЗ - "буханка" йөртүчесе эштән чыгучы нефтьчеләрне көтеп торган, бәхеткә, машинага әле кешеләр утырмаган була. Руль артына аек булмаган йөртүче...

Бәркәтә һәм Түбән Кармалка авыллары арасындагы юлда исерек кеше идарә иткән "Калина" машинасы кичке буйда юл кырыенда туктап торган УАЗ автомашинасына бәрелә. Машиналар яхшы ук җимерелгән, шөкер, кешеләре хет исән-сау.

-УАЗ - "буханка" йөртүчесе эштән чыгучы нефтьчеләрне көтеп торган, бәхеткә, машинага әле кешеләр утырмаган була. Руль артына аек булмаган йөртүче утырган "Калина" шул вахта транспорты артына килеп бәрелә. Исерек хәлдә машина йөртүчегә хәзер 30 мең сум штраф, машина йөртү таныклыгыннан колак кагу яный, аның машинасы штрафстоянкага озатылды. Әле җимерелгән техникаларны "аякка бастырасы" була, - ди районның ЮХИДИ инспекторы Рәмис Шәкүров.

Рәмил Шәкүров фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Кармыш кызы Гөлназ Гатина - "Татар кызы - 2017" бәйгесендә җиңүче

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17887

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Исерек шофер буханка күрмәгән