Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Исерек хәлдә машина йөртүче Яңа Элмәле кешесе автоинспекторларга буйсынмаган

28 май көнне, кичке якта ЮХИДИ хезмәткәрләре Яңа Элмәле авылының Лашман урамында бер автомобильне туктаталар. Машина йөртүче - 27 яшьлек яңаэлмәлеледән алкоголь исе аңкып тора, үз-үзен тотышында да аек түгеллеге ачык күренә. -Шулай булса да, йөртүче медицина тикшеренүеннән баш тартты, үз-үзен агрессив тотты, инспекторларга каршылык күрсәтте, үзе белән машина йөртү...

28 май көнне, кичке якта ЮХИДИ хезмәткәрләре Яңа Элмәле авылының Лашман урамында бер автомобильне туктаталар. Машина йөртүче - 27 яшьлек яңаэлмәлеледән алкоголь исе аңкып тора, үз-үзен тотышында да аек түгеллеге ачык күренә.


-Шулай булса да, йөртүче медицина тикшеренүеннән баш тартты, үз-үзен агрессив тотты, инспекторларга каршылык күрсәтте, үзе белән машина йөртү таныклыгы да юк иде, - ди район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Сергей Барабашкин.

ЮХИДИ хезмәткәрләре "кармагына" исерек хәлдә машина йөртүчеләр еш эләгә, май аенда гына да андыйлар 4 булган. Ә ел башыннан аракы эчеп руль артына утырган 23 автомобильче йөртү таныклыгыннан колак каккан.

Инспекторлар әлеге машина йөртүчене тиз тынычландыралар, ул хәзер полиция бүлекчәсендә утыра, автомобиле штрафстоянкада. Алай гынамы, "каны кызган" яшь кешегә 1,5 яки 2 ел пассажир булып кына йөрергә, 30 мең сум штрафын түләргә һәм калган чыгымнарны да капларга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined