Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Елховой борылышында авария булган

Узган атнада район территориясендә булган юл-транспорт һәлакәтендә тән җәрәхәтләре алган ике кешене Әлмәткә, больницага озатканнар. Авария Кузай-Нурлат юлында, Елховой борылышы тирәсендә була. Җиңел автомобиль белән идарә итүче Лениногорск кешесе, бозлавыклы юлда тизлек режимын боза, каршы як полосага чыга һәм ягулык ташучы "Мерседес" машинасына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә җиңел машина юл читенә...

Узган атнада район территориясендә булган юл-транспорт һәлакәтендә тән җәрәхәтләре алган ике кешене Әлмәткә, больницага озатканнар.

Авария Кузай-Нурлат юлында, Елховой борылышы тирәсендә була. Җиңел автомобиль белән идарә итүче Лениногорск кешесе, бозлавыклы юлда тизлек режимын боза, каршы як полосага чыга һәм ягулык ташучы "Мерседес" машинасына килеп бәрелә.
Нәтиҗәдә җиңел машина юл читенә төшеп китә һәм әйләнеп каплана.
Аның машина йөртүчесен һәм бер пассажирын Әлмәткә, больницага озаталар. Икенче пассажирга зыян килмәгән.
ЮХИДИ инспекторлары кышкы юлда игътибарлы булырга киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария Әлмәт больницасы Елховой Транспорт белән идарә итүчеләргә