Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында тагын ике кеше руль артына исерек хәлдә утырган

Быел районда аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә итүчеләр саны 35кә (былтыр 24 июньгә – 24) җитте. Ике якташыбыз автоинспекторлар “кармагына” узган атнада эләккән.

-Түбән Кармалкада Туймәт авылы кешесенең машинасын туктаткач, йөртүчесенең аек түгеллеге ачыкланды. Ул төрепкәгә өрүдән, медицина тикшеренүе узудан баш тартса да, җәзасыз калмаячак. Чирмешәндә тикшерелгән Әккәрәй авылы кешесе дә руль артында аек түгел иде, - ди район автоинспекциясе начальнигы Рәмис Шәкүров.

Кагыйдә бозган әлеге ике райондашыбызга  ел ярымнан ике елга кадәр автотранспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителү һәм 30шар мең сум күләмендә штраф җәзасы яный.

Марат Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев