Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында куркынычсызлык каешын такмаучылар күбәйгән

Куркынычсызлык каешы - машинадагы иң мөһим элементларның берсе. Аны куллануның нәтиҗәлелеге турында Дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров белән сөйләштек.

- Машина йөртүчеләрнең күпчелеге, дөресен әйтим, куркынычсызлык каешында бернинди дә файда күрмиләр, аны ДАИ хезмәткәрләре тарафыннан җәзадан һәм дәгъвалардан качу өчен генә кулланалар. Чынлыкта, куркынычсызлык каешын куллану аркасында юл-транспорт һәлакәтенең нәтиҗәләрен шактый киметергә мөмкин. Күпчелек очракта нәкъ менә ул авария вакытында кешене үлемнән коткарып кала, - ди Рәмис Рәсыйх улы. - Бәрелеш вакытында кешенең тәне инерция буенча алга юнәлә. Әгәр дә бәрелеш көчле булса, шофер яки пассажир салон детальләре белән бәрелешүдән җитди зыян күрергә мөмкин. Кайбер очракларда авария каптырынмаган кешенең алгы пыяла аша очып чыгуы белән тәмамлана. Куркынычсызлык каешын куллану мондый күңелсез нәтиҗәләрне булдырмаска һәм гомерләрне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

- Район юлларында куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозучылар еш очрыймы? Әйтик, үткән өч ай күрсәткечләре нәрсә сөйли?

- Быелның беренче өч аенда 313 шундый хокук бозу очрагы ачыкланды. Узган елның шул ук чорында 114 иде. Кызганыч, күпме генә кисәтсәк тә, профилактик чаралар үткәрсәк тә, кагыйдәләр белән санашмаучылар саны арта бара.

- Барысы да куркынычсызлык каешларын кулланырга тиешме?

- Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 һәм 5.1 пунктлары нигезендә, куркынычсызлык каешын куллану машина йөртүчеләргә дә, барлык пассажирларга да мәҗбүри. Кагыйдәләрдән искәрмәләр юк.

- Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә балаларны машинада йөртү тәртибе аерым беркетелгән.

- Кагыйдәләр буенча, җиде яшькә кадәрге балалар бары тик махсус балалар тоту җайланмасында гына йөртелергә тиеш. Җидедән унбер яшькәчә балаларны машинаның арттагы утыргычында башка җайланмалар ярдәмендә яки куркынычсызлык каешын кулланып йөртергә мөмкин. Мотоциклларда унике яшькәчә балаларны йөртү тыела.

- Үткән өч айда шушы кагыйдәләрне еш боздылармы?

- Балаларны тиешенчә, кагыйдәләр таләп иткәнчә йөртмәүнең тугыз очрагы теркәлде. Узган елның шул чорында җиде иде.

- Рәмис Рәсыйхович, әңгәмәбез ахырында укучыларыбызга нинди сүзләрегез бар?

- Юл хәрәкәтендә катнашучыларга кагыйдәләрне бозмагыз, игътибарлы булыгыз, дип әйтәсем килә. Кагыйдәләрне үтәү сезне һәм якыннарыгызны юл һәлакәтләреннән сакларга  ярдәм итәчәк.

 

Илсөяр Гайнетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев